Главная » 2016 » Июль » 16 » Инәкилә багышлау
12:55
Инәкилә багышлау

Инәкием, тормыш ямем минем
Дөньядагы барлык булмышым
Кызларыңны, башкаемда – сары сагыш
Авылымның нуры бетте сыман,
Йортыбызның нуры яме югалды.
Ә синең җан, Инәкием, минем,
Һаваларга китеп юл алды.
Зәнгәр тәрәзәләрдән күзең алмый
Көтә идең безнең  кайтканны.
Сары этең белән йөгереп чыгы
Ача идең безгә капканы.
Табының мул, йөзең ачык булды
Пешкән иде һәрчак бәлешең
Шушыларны искә алсам хәзер
Йөрәкләрем китә әрнешеп
Оныкларың сине “әби” түгел
“Инзки” дип дәшеп йөрттеләр
Ә хәзер соң алар кайда кайтып
Кумгә генә борын төртерләр???
Киңәшчем Һәм таянчым булып
Яшәргә дә иде сиңа, яшәргә
Син булмагач, Инәкием, әйтче,
Безгә хәзер ниләр эшләрге?
Сабыр бул, түз казым, диеп
Дәшәсең күк миңа күкләдән
Балаларыә бар бит, сеңлең бар дип
Юатасың кереп төшләргә.
Үлем үкенечсез булмый диләр.
Дөрес әйткән әби-бабайлар.
Инәкине күмү кайгыларын
Җиңеләйтче, һаббым, я Ходай.
Урыннарың Инәки оҗмахта булсын
Туфлакларыә булсын җиңелдән
Җир өстендә калган туганнарга
Сәләм җибәр, Инәки, җил белән
Без китербездә, тагын кайтырбыз ул
Суытмыйча синең тупсаңны
Китәсе һәм кайтыр юлыбызга,
Фәрештәләр – канатларын җәеп торсачы.

Кадарова Иркә
4 августа 2008

 

Категория: Творчество | Просмотров: 397 | Добавил: Adminushka | Теги: Инәкилә багышлау, стихи, татары, творчество