Главная » 2016 » Июль » 15 » Стихи Кадырова Иркә
09:53
Стихи Кадырова Иркә

Сөйлим әле, кызым, сәйлим әле
Сүзләремдә бөтен моңнарым.
Вафат булеам, балан, укыт Коръән
Тәрәзәдән кайтып тыңлармын.
Зинһар әйтәм, кызым, укыт Коръән.
Үтенечем сиңа шул булыр
Миңа атап Коръән укыталсаң,
Кабер эчләрендә нур булыр.
Зинһар әйттәм, кызым, укыт Коръән.
Иң газизем син бит, бәбкәем.
Зинһар әйтәм, кызым, укыт Коръән.
Рухым китмәс синең кырыңнан.
Бер хәбер дә сиңа бирә алмам,
Мәңге кайтмас изге урыннан.
Тар кабердә, караңгы гүр эчендә
Син баламнан дога көтермен .
Дога булса, мин дә шат булырмын,
Оныта калсаң, нихәл итәрмен?
Сәдака бир, кызым, җомгаларда
Котылырмын мин дә газаптан.
Игелегең, кызым, савап булып
Үзеңә дә кайтыр азактан.
Зинһар әйтәм, кызым, укыт Коръән.
Бәхил булып миннән калыгыз.
Алып барып гүргә индәргәч тә
Тәхлил әйтеп туфрак салыгыз.
Юк, елама, балам, яшең түкмә
Аерылып миннән калганда.
Бер ходаем тел ачкычы бирсен.
Фәрештеләр җавап алганда
Сәхләрдә ялгыз йөргән чакта
Хозыр ильяс булсынюлдашың
Тар кабердә ятар ялгыз башым
Чын иманым булсын юлдашым
Ялгызымнан дөнҗя эше өчен
Җавап алыр өчен килерләр.
Чын иманым булса, җаннарыма
Җәннәтләрдән урын бирәрләр.
Зинһар әйтәм, кызым, ихлас белән
Уздырыгыз минем өчемне,
Сәдакалар биреп дога кылдыр,
Буш үткәрмә атна кичеңне.
Җидемне дә, балам, үткәрә күр
Кырыгымны аннан онытма
Башка кеше өчен гыйбрәт булыр
Каберемә эзең суытма
Көннәр үтәр, балам, елым җитәр
Исеңә ал мине тагын да
Карт –корыга хәер биргәләп тор
Сау –сәламәт булган чагыңда
Моны яздым көндез – җомга көнне
Көндезге җил әкрен искәндә.
Йөрәкләрем әрни, күңел ярсый
Үләселәр искә төшкәндә...


Сентябрь 2008 ел
Кадырова Иркә
(30 сентябр 2008 үлде...)

 

Категория: Творчество | Просмотров: 384 | Добавил: Adminushka | Теги: Ана сүзе, стихи, творчество