Главная » 2011 » Декабрь » 28 » Яңа ел белән!
11:29
Яңа ел белән!



Хөрмәтле дуслар, туганнар!


Сезне киләчәк Дракон елы белән! Котычкыч Драконнар әкияттә генә калсын! Киләсе Дракон өр-яңа уңышлар, куанычлар; җылы, назлы сулышы белән килсен!
Мәдинә Дәүләтбирдинаның матур теләкле шигыре сезгә Яңа ел бүләге булсын:

Юк, китәсем килми бу дөнҗядан,
Эзсез генә калып югалып.
Мин яшимен әле, әй кешеләр,
Күңелегезне аклап, тын алып.
Ах, яратам гүзәл дөньяларны,
Сабырлыкларына сокланып.
Көчем бетсә, кулын суза галәм,
Агачларны кочсам – җанланам.
Шөкер итеп яшик, әй, кешеләр,
Һәрбер язмышнын да җаны бар.
Шатлык белән үтсен һәр көнебез,
Бәхетебез булсын мәңгелек!

Иң изге теләкләр,


Председатель Дальневосточного конгресса татар Абдулин Р.Ш.
Категория: Из жизни хабаровских татар | Просмотров: 822 | Добавил: Galiya
Всего комментариев: 0
avatar